Site icon Ватаным Татарстан

Ульяновскидан 58 яшьлек аучы Татарстанда яшәүче дустын ялгыш атып үтергән

Ульяновскида яшәүче 58 яшьлек ир-атка кузгатылган эш Татарстан судына җибәрелгән.  Әлеге ир саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнелә, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фаҗига узган елның 6 декабрендә булган. Алты ир-ат Нурлат районы Каравыл Тавы авылы тирәсендә ауга барган. Өйгә кайтырга җыенганда, Ульяновскидан килгән аучы автомобиль багажнигындагы мылтыгын чехолына урнаштырмакчы булган. Шунда кулы ялгыш кына коралның чакмасына тиеп киткән. Мылтыктан атылган пуля машинада утыручы 40 яшьлек иргә килеп тигән. Ул хастаханәгә алып барганда җан биргән.
Җинаять эше Нурлат район судына карап тикшерүгә җибәрелгән.


Exit mobile version