Site icon Ватаным Татарстан

Таудан кар төшеп 15 кешенең гомере өзелгән

Таҗикстанның таулы төбәкләрендә кар ташкыны төшүдән 15 кеше һәлак булган, 30дан артык кеше зыян күргән. Бу хакта илнең дәүләт телевидениесе хәбәр итә.

Эзләү эшләрендә Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы комитеты хезмәткәрләре, махсус билгеләнештәге милиция отряды хезмәткәрләре һәм Таҗикстан Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре хәрби хезмәткәрләре катнаша.

Таудан кар төшүдән Горно-Бадахшан автономияле өлкәсенең административ үзәге булган Хорог шәһәре зыян күргән.


Exit mobile version