Site icon Ватаным Татарстан

Бер ана сәүдә үзәгендә балаларын уенчык урларга өйрәткән

Җинаять сәүдә үзәгендәге видекамерага эләккән. Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Уфа сәүдә үзәгендә витринадагы уенчык белән кызыксынучы ике балалы хатынны тоткарлаганнар. Әнисе кызын яңа «һөнәр»гә – урларга өйрәтергә булган. Ул сабыйга үзе теләгәнне ничек алырга икәнлеген  «пышылдап» әйтеп, яннарында киңәш биреп торган.

Бала ипләп кенә витринадагы уенчыкны алганнан соң, әлеге үзенчәлекле гаилә тиз генә җинаять урынынан китү ягын караган.


Exit mobile version