Site icon Ватаным Татарстан

Танылган җырчының хатыны вафат булган

Бүген, 18 февральдә, җырчы Владимир Высоцкийның икенче хатыны, актриса һәм сценарист Людмила Абрамова вафат булды. Бу хакта социаль челтәрдә Вениамин Смехов хәбәр итте.

«ВГИКның гүзәле һәм Володя Высоцкийның якын дусты вафат. Мәңгелек якты истәлек», — диелә хәбәрдә.

Язмада Смехов шулай ук Абрамовага Мәскәүдә Таганкада Владимир Высоцкийның үзәген төзүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.


Exit mobile version