Site icon Ватаным Татарстан

Истанбулда яңа җир тетрәү вакытында 10 меңгә якын кеше һәлак булырга мөмкин

Яңа җир тетрәү булган очракта Истанбулның якынча 10 мең кешесе һәлак булырга мөмкин, дип белдерде Истанбул мэриясе генераль сәркатибе урынбасары Бугра Гёкче.

«10 меңгә якын кеше яшәгән районда 318 бина мизгел эчендә җимерелү куркынычы зонасында урнашкан», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Hürriyet газетасы мәгълүматлары буенча, Истанбулда җир тетрәү мөмкинлеге Төркиянең көньяк-көнчыгышында элек теркәлгән җир асты тетрәүләргә караганда да күбрәк афәткә китерәчәк.


Exit mobile version