Site icon Ватаным Татарстан

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәү алдыннан күктә сәер зәңгәрсу яктылык пәйда булган

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәү алдыннан һавада зәңгәрсу төстә ут пәйда булган. Галимнәр бу күренешне аңлата алмый.

Сүриянең Төркиягә чиктәш районнарында, аерым алганда, Латакиядә яшәүчеләр әйтүенчә, җир тетрәүгә кадәр берничә минут кала күктә зәңгәрсу төстәге ут кабынып алган. Алар хәзер социаль челтәрләрдә шуның фотосурәтләре белән уртаклаша. Шуннан соң инде бик каты җир тетри башлаган.

Галимнәр бу күренешне аңлата алмый. Әмма аларның билгеләп үтүенчә, җир тетрәүгә кадәр атмосфераның электр һәм магнит кырлары үзгәрә.

Фото: социаль челтәр

Сүз уңаеннан, Сүрия белән Төркия чигендә тагын җир тетрәү булган (көче 6,3 баллга тигез). Үзәгенең Төркиянең Антакья шәһәреннән 9 чакрым ераклыкта булуы теркәлгән. Яры буендагы берничә илне диңгез суының 50 сантиметрга күтәрелү ихтималы турында кисәткәннәр.


Exit mobile version