Камчатка яр буйларында җир тетрәү булган. Аның магнитудасын 6,1 дип бәяләделәр, дип яза ТАСС чыганакларга сылтама белән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, җир тетрәү Петропавловск-Камчатскийдан 170 чакрым ераклыкта теркәлгән. Хәзерге вакытта билгеле булганча, тетрәүнең үзәге Камчатканың көньяк-көнбатыш яр буйларында булган (65 километр тирәнлектә).
Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.