Site icon Ватаным Татарстан

Бер укучы контроль эштән куркып дару эчкән

Уфа мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы математикадан контроль эш эшләмәс өчен дару эчкән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Уку йортында кызның хәле начарлана, аның янында авыртуны баса торган дарулар табыла. Укучыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, укучының хәле яхшырган. Аны реанимациядән бүлеккә күчергәннәр.


Exit mobile version