Site icon Ватаным Татарстан

БДИны бетерү турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Моңа кадәр Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев, Россиядә БДИны бетерергә кирәк, дип тәкъдим иткән иде. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев, бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартырга җыенмыйбыз, дип белдерде.

– Болон системасыннан чыгуга бәйле рәвештә әлеге имтиханнарны гамәлдән чыгару каралмаган. Сынауларның әлеге системага катнашы юк. БДИ белән Болон процессын күп кеше бутый. Сүз югары белем бирүгә үзгәрешләр кертү турында бара, – дип ачыклык керткән Анзор Музаев.


Exit mobile version