Site icon Ватаным Татарстан

Әнгам Атнабаевның улы вафат булган

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның өлкән улы вафат булган.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдә хәбәр итте.

Азамат Әнгам улы Атнабаев Әлмәттә гомер иткән. Ул үзе төзелеш өлкәсендә эшләгән, ә менә кызы Ләйсән бабасы юлыннан киткән. Ул рус телендә иҗат итә.


Exit mobile version