Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанның дәүләт оешмалары хезмәткәрләре шифаханәдә ял итү өчен түләүгә 25 мең сум алырга мөмкин

Татарстанда дәүләт оешмалары хезмәткәрләрен бюджет акчасы хисабына шифаханәдә ял иттерү буенча пилот проекты бер елга озайтылган. Хәзер исемлеккә муниципаль хезмәткәрләрне дә керткәннәр. Министрлар Кабинетында бу җәһәттән тиешле карарга кул куелган.

Мондый хезмәткәрләр 25 мең сумга сертификат алырга мөмкин. Аның белән республика территориясендә шифаханә-курортка юллама бәясен тулысынча яки өлешчә түләргә мөмкин. Шифаханәне мөстәкыйль сайлап алу рөхсәт ителә. Тик бер шарты бар: ул Россия Курортлар фонды реестрына кертелеп, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән килешү төзегән булырга тиеш.

Юллама Татарстан бюджетыннан түләнелә. Исемле сертификат бу. Ягъни аны башка берәүгә биреп булмый. Сертификат алу өчен социаль яклау бүлегенә гариза (эш урыныннан белешмә белән бергә) тапшырырга кирәк. Аның буенча ял иткән өчен 2023 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә.

Пилот проекты узган елда республика профсоюзлары тәкъдиме буенча башланып киткән. Быел сертификат алуга хокуклы кешеләр исемлегенә муниципаль хезмәткәрләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә өстәлгән.

Шулай итеп, 2023 елда шифаханәдә ял итүгә сертификат алырга мөмкин:
• Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Яшьләр эшләре, Спорт, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары карамагындагы дәүләт оешмалары хезмәткәрләре;
• социаль хезмәт күрсәтү, физкультура һәм спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте буенча муниципаль оешмалар хезмәткәткәрләре
• муниципаль хезмәткәрләр.


Exit mobile version