Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда трактор белән фура бәрелгәннән соң, интернетта куркыныч фотолар таралды

Фото: социаль челтәрдән

Социаль челтәрләрдә куркыныч фотолар пәйда булды.

Бүген иртән, 15 мартта, М7 трассасынның Чаллыга бара торган ягында, «Ирбис» автозаправкасыннан ерак түгел, җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Шаһитләр фаразлавынча, йөк машинасы йөртүчесе навигаторга игътибарын юнәлтеп, тракторга килеп бәрелгән. Трактордагы ике кешегә зыян килгән.

Һәлакәт урынында төшерелгән фотоларда тракторның бәрелүдән ауганлыгы күренә. Хәзер бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.


Exit mobile version