Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре белән очрашачак

Бу көннәрдә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенда Россиянең 47 төбәгеннән алты йөзләп татар эшмәкәре җыелды.

Кичә эшмәкәрләр җыенында катнашучылар Чувашия республикасының Шыгырдан, Тукай һәм Урмай авылларында булдылар, татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштылар һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан сәүдә һәм сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты тормышка ашырыла. Проектта сигез секция буенча утырышлар уза. Татар эшмәкәрләре үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, агрохолдинг һәм агроҗитештерү, авыл хуҗалыгында төзелеш, агросәнәгать хезмәтләре, агронсәнәгатьттә цифрлы технологияләр юнәлешләре буенча секцияләрдә катнаша.
Шуннан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.


Exit mobile version