Site icon Ватаным Татарстан

Путин Кырымга килде

Президент Владимир Путин Кырымга аның Россия белән кушылу еллыгына килде, дип аңлашыла «Вестей» Telegram-каналында бастырылган видеодан.

Дәүләт башлыгы Севастопольгә килә, анда аңа Херсонеста «Корсунь» сәнгать мәктәбен һәм балалар үзәген күрсәткәннәр.

Кырым һәм Севастополь Россия составына керүнең тугызынчы елын билгеләп үтәләр. Алар 2014 елның 18 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча Россия составына керделәр. Моның өчен Кырым Республикасы сайлаучыларының 96,77 проценты һәм Севастополь халкының 95,6 проценты тавыш бирде.


Exit mobile version