Site icon Ватаным Татарстан

Күңелсез футбол. Бала гомере өчен кем җаваплы?

Татарстанның бер лагеренда 13 яшьлек үсмер өстенә футбол капкасы төшкән. Бала – хастаханәдә. Шуклыкмы, игътибарсызлыкмы – хәзер әлеге хәлгә кем гаепле икәнен ачыклыйлар.

Аяныч хәл 27 мартта «Волга» яшьләр үзәге базасында була. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзәктә җиде көнлек «Мәрхәмәтле футбол» сменасы бара. Аны «Балалар хыялы» фонды оештырган. Әлеге смена 10–14 яшьлек яшүсмерләр өчен. Яшүсмерләрнең күпчелеге – исәптә торучы яисә социаль яктан имин булмаган яки катлаулы хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ди.

Министрлык аңлатмасыннан күренгәнчә, турнир нигезләмәсе кысасында, футбол буенча барлык ярышлар да спорт комплексының ябык бинасында, җылы, җиһазландырылган залда оештырыла. Мондый карарны оештыручылар һава торышына бәйле рәвештә кабул иткән, чөнки урамдагы футбол мәйданы әлегә турнирлар үткәрү өчен тиешле дәрәҗәдә әзер түгел.

Әлки районының бер мәктәбе тренеры исә башкача хәл иткән. Көн тәртибендә каралган йокы сәгате вакытында укучылары белән футбол кырына чыккан. База администрациясе рөхсәтеннән башка, яшүсмерләр футбол кыры чикләреннән уен кыры үзәгенә күнегүләр өчен каралган капканы алып чыккан. Моны видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалардан күрергә мөмкин. Сикерү, шаяру, капкада тартылулар нәтиҗәсендә, әлеге конструкция әйләнеп каплана һәм бер яшүсмер өстенә төшә.

Зыян күргән 13 яшьлек малай – Әлки районы Базарлы Матак авылыннан. Шушы хәлдән соң, аны авыр хәлдә башкаланың Балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Малайны хирург, травматолог, яңак-йөз хирургы, ортопед тикшергән һәм компьютер томографиясе ясалган. Хәлен хәзер тотрыклы дип бәялиләр.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган гамәлләр башкару яисә хезмәт күрсәтү» маддәсе (Җинаять кодексының 238 нче маддәсе) буенча җинаять эше ачканнар.

Бер караганда, бу вакыйганы тиктормас балаларның шуклыгы дип тә карарга мөмкин. Икенче яктан, укытучы йокы сәгатен күнекмәләр өчен файдаланырга тиешме икән соң? Югыйсә яшь спортчыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында бер генә аңлатмаганнардыр. Гаеп һәрвакыттагыча атта да, тәртәдә дә.

Башкаланың «Юниор» һәвәскәр футбол командасы җитәкчесе Ильяс Баһауов фикеренчә, мондый хәлләрдән барысы да зыян күрә.

– Казанда да мондый очрак булганы бар. Парк исемен әйтеп тормыйм. Анда да футбол уйнау өчен мәйданчыклар каралган. Мини-футбол өчен 8дән артык капка бар иде. Иде… Футбол уйнарга яратучылар өчен Казанда бердәнбер шундый ачык урын! Берничә ел элек 17 яшьлек кыз, шул капкаларның берсенә асылынып, аны үз өстенә аударды. Борыны сынды бугай аның. Әти-әнисе парк хуҗасын судка бирде. Янәсе, капкалар беркетелмәгән, шуңа шундый хәл. Ләкин никтер 17 яшьлек кыз капкаларның беркетелмәгәнен аңлый алмаган. Бер тиеп карасаң да, аңлашыла инде ул. Капка асылыныр өчен куелмаган! Шул хәлдән соң бу мәйданчыктан капкаларны алып куйдылар. Хәзер инде бирегә футбол уйнарга килүчеләр дә кимеде, чөнки капкасыз уйнау кызык түгел. Бер уйланылмаган адым аркасында күпме кеше зыян күрде. Бу кыз үзе дә! «Волга»дагы очракта да шулай булгандыр дип уйлыйм. Капка ауган икән, димәк, ул беркетелмәгән. Зыян күргән гаиләне дә аңлап була, ләкин алар да менә нәрсәне аңласын иде: капкаларны беркетмәүнең сәбәбе – футбол командалары үзләренең тренировкалары вакытында аларны төрле форматта һәм төрле урында куллануы. Ягъни алар аны яткырырга да, бер-берсенә якынрак китерергә дә мөмкин. Монда күнекмәләрнең үзенчәлегенә карарга кирәк. Гомумән, чын профессиональ командалар базасында да капкалар беркетелмәгән. Аерма шунда: капкага берәү дә асылынмый. 13 яшьлекләр дә, 17 яшьлекләр дә уйлап эш итәргә тиеш, – ди һәвәскәр футболчы.

2 бала анасы Венера Шакирова да кечкенә спортчы тәрбияли. Улы башкаладагы спорт мәктәпләренең берсендә футбол белән шөгыльләнә. «Волга»дагы хәл аны да уйланырга мәҗбүр иткән.

– Каникул саен балалар тренерлары белән ял лагерена барырга тырыша. Хәзер дә улым лагерьда. Лаеш районында чыккан хәлне ишеткәч, йөрәк жу итте инде, әлбәттә. Лагерьдагы гадәти сменалардан аермалы буларак, спорт сменасында шартлар «корырак». Балалар иртә-кич спорт белән шөгыльләнә, лагерь тормышында катнашмыйлар да диярлек. Безнең тренер, мәсәлән, балаларның кесә телефоннарын да, әти-әниләргә шалтыратып алу өчен, көненә бер-ике сәгатькә генә бирә. Аңлашыла инде, бу – дисциплина өчен кирәк. Спортчы булырга теләгән балада чыдамлык та, җитдилек тә, мөстәкыйльлек тә булырга тиеш, – дип уйлый Венера Шакирова. – Ә менә ялның сыйфаты һәм балаларның куркынычсызлыгы өчен лагерь җитәкчелеге җаваплы. Мәсәлән, безнең улыбызның бер атналык ялы 8 мең сумга төшә. Эшкә бармак аша гына карарлык аз акча түгел инде бу. Әти-әниләрне койманың теге ягына кертмиләр бит, шуңа күрә без андагы шартларны фотосурәтләрдән күреп кенә беләбез.

Нишләргә?

Балаларның егылу, бәрелүләре күбрәк гематома чыгу, буыннар тартылу, сынуларга китерә. Сүз уңаеннан, малайларда, кызлар белән чагыштырганда, урам травматизмы 1,9 тапкыр күбрәк очрый. Аяныч нәтиҗәләрне киметү өчен, зыян күрүчегә шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Хастаханә вәкилләре килеп җиткәнче, билгеле.

* Тынычлык. Җәрәхәт алуга, баланы яткырырга, авырткан урынга басым ясауны туктатырга кирәк. Аяк-кулларга гипс, махсус бәйләвеч салу мөмкин.

* Салкын. Сөлгегә төрелгән боз, махсус химик пакет, суыта торган спрей – кул астында әнә шулар булса яхшы. Салкын шешне дә, сызлауны да киметә.

* Басым. Җәрәхәтләнгән урынны бинт белән урарга кирәк. Әмма бик тыгыз итеп түгел. Бинтлау эше зарарланган урыннан 3–4 см түбәнрәк, астан өскә таба башкарылырга тиеш.

Чулпан Гарифуллина
Фото: minsport.tatarstan.ru


Exit mobile version