Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдә бер шатлыгы белән уртаклашкан. Кечкенәдән артистлык сәләте белән шаккатырган кызлары Ләйлә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчесе булган.
«Ләйлә – «Татар сүзе» бәйгесенең финалисты, котлыйбыз, кызым!» – дип, сөенече белән уртаклашкан Ландыш, кызының чыгышыннан видео урнаштырып.
Җырчының язылучылары ихлас куанып, Ләйләне котлаганнар, матур теләк ләрен язып калдырганнар. Берсе хәтта Ләйләгә «Татар халык артисты» исемен бирергә дә тәкъдим иткән.