Камчаткада 6,9 магнитудалы җир тетрәү теркәгәннәр. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Камчаткадагы филиалы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Җир тетрәү 5-6 балл белән бәяләнгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр әлегә юк. Кайбер микрорайоннар утсыз калган, зыян күргән биналар да бар.