Site icon Ватаным Татарстан

Корт ясау ЫСУЛЫ

Фото: vk.com

Гөлнара Галимуллина рецепты

Калын төпле савыт алырга кирәк. Сөт төпкә утырмасын, көймәсен өчен, савытны үсемлек мае салып кыздырып алам. Бераз суынгач, шуңа 3–4 л сөт салам, ул кайнап чыгар алдыннан 5–6 кг эремчек кушам.
Болгата-болгата, кызгылт төскә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннан 200–250 г атланмай, 0,5 л йорт каймагы өстим. Булса, катык та салырга мөмкин. Азактан тәменчә шикәр комы салам. Шикәр комын суы беткәндә генә салырга кирәк, чөнки иртә салганда, корт катып китә. Корт әзер булганчы, шулай 4–5 сәгать кайный.


Exit mobile version