Татар эстрадасының популяр җырлы гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар Башкортостанда гастрольләрдә. Җырчыларның хәлләрен белештек.
Ризат белдерүенчә гастрольләре инде тәмамланып килә, тиздән өйгә кайтырга чыгачаклар.
- 15 көнгә чыгып киткән идек. Кайтасы килә башлады, көнләп чутлыйбыз. Балалар сагындыра. Авылга кайтып матайда йөрисе, мунча кереп, учакта пешкән шурпа ашыйсы килә, дип хыяллана Ризат.