Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан журналисты махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Ул “Алга” ихтыярилар батальоны сафларында хезмәт иткән.

Татарстан журналисты Александр Комаров махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта журналистның хатыны Яна Енькова хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

“Дусларым, бу сүзләрне көчкә язам… Озакламый безгә Сашаны соңгы юлга озатырга туры киләчәк… Хушлашу көне соңрак мәгълүм булачак, бу хакта биредә, һичшиксез, язачакмын. Барыннан да элек шимбәдә булыр кебек”, – дип язган ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында.

Фото: социаль челтәр

Александрның махсус хәрби операция зонасына “Алга” батальоны сафларында китүе мәгълүм. Моңа кадәр ул Түбән Каманың “НТР” телеканалында эшләгән. Хезмәт эшчәнлеген 2010 елда хәбәрче вазыйфасында башлап җибәргән. Берара алып баручы булган. Соңыннан программалар эшләү бүлегенә җитәкчелек иткән.


Exit mobile version