Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек ут янына һәм Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Аның белән бергә бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьера-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар, ветенраннар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев катнашучыларны Җиңү көне белән котлады. Аннары Рәис җитәкчелегендәге делегация паркта Совет солдаты һәм Ана монументларына чәчәкләр салды.


Exit mobile version