Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 98 яшьлек ветеран Җиңү бәйрәменә үзенең 52 еллык мотоциклында килгән (ВИДЕО)

Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында гомер итүче 98 яшьлек ветеран Зарипов Хәниф Зарип улы үзенең 52 еллык мотоциклында ретро техника колоннасына кушылган.

Ул 18 яшендә Ленинград янындагы Мясной Бор авылында хәрби чыныгу үтә. Мондагы кан койгыч сугышта аның барлык иптәшләре һәлак була. Ул һәм яраланган командир гына исән кала. Хәниф Зарипов Ленинград, Эстония, Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша.


Exit mobile version