Site icon Ватаным Татарстан

Россиядән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗга баруга 25 мең урынга квота билгеләнгән

Быел Россиядән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗга баруга 25 мең урынга квота билгеләнгән. Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, мөселманнарның хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанына барып кайтуына бәйле бернинди дә кыенлык юк. Корольлек хаҗилар өчен кирәкле барлык шартларны тудырачак.

Дипломат билгеләп үткәнчә, хаҗга бару Россия хаҗ миссиясенең Согуд Гарәбстаны белән үзара тыгыз хезмәттәшлеге нигезендә оештырыла. Аның әйтүенчә, хаҗга баруны оештыру һәм хаҗ кылуны тәэмин итү эше, төрле яктан уйланып, бик дөрес алып барыла.


Exit mobile version