Site icon Ватаным Татарстан

Банклар хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә кредитлар бирмәскә җыена

Банклар Оборона министрлыгына һәм Россия Банкына электрон повестка алучылар исемлегеннән файдалану мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ведомстволарга хатларны Финанс базары советы (НСФР) юллаган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Исемлектән файдалана алмау күптән түгел генә кабул ителгән законны (аның нигезендә, банклар хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә кредит бирмәскә тиеш) үтәүгә комачаулык итә.

НСФР банкларга повестка җибәрү көне, тапшыру көне һәм чикләү чараларын башлау көне турында, шулай ук повестка җибәрү буенча теге яки бу карарга шикаять белдерү турында мәгълүматлардан файдалануга рөхсәт бирүне тәкъдим иткән.

НСФР рәисе Андрей Емелин әйтүенчә, берлек шулай ук Цифрлы үсеш, элемтә һәм масскүләм коммуникацияләр министрлыгына (исемлекне булдыруга җаваплы) мөрәҗәгать юлларга җыена.


Exit mobile version