Site icon Ватаным Татарстан

Роспотребнадзор Россия территориясендә радиация артуны ачыкламаган

Россия территориясендә радиация арту күзәтелми. Роспотребназорның матбугат хезмәтеннән “Российская газета” хәбәрчесенә шулай дип белдерелгән.

“Мониторинг мәгълүматлары буенча, илебез территориясендә радиацион вазгыять тотрыклы булып кала”, – диелгән хәбәрчегә.
Моңа кадәр Иминлек советы Секретаре Николай Патрушев белдергәнчә, Көнбатыш илләренең Украинага җибәрелгән баетылмаган уранлы снарядларын юк итү радиоактив болыт пәйда булуга китергән. Болыт Көнбатыш Европа илләренә таба юнәлеш алган.


Exit mobile version