Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Шанхайга килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш визиты белән килде. Бу хакта рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада Кытайның кайбер провинцияләре губернаторлары, компания җитәкчеләре белән очрашу, эре предприятиеләргә бару. Визитның төп максаты-иртәгә узачак Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашу. Кытайда Россия делегациясен хөкүмәт вәкиле Михаил Мишустин җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Кытайның Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстан Республикасының Сәүдә – икътисадый вәкиллеге эшли.

Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре арасында — Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерү; инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, медицина продукциясе һәм фармацевтик препаратлар җитештерү өлкәсендә элемтәләрне үстерү; авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү; мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү.


Exit mobile version