Волгоград өлкәсендәге бер мәктәптә соңгы кыңгырау вакытында бер егет сыйныфташының муенын пычак тери. Видео Baza Telegram каналында урнаштырылды.
Кадрларда яшүсмерләрнең җыр җырлаганы күренә, ә аннан соң 17 яшьлек егет кулына пычак ала һәм сыйныфташының муенына тери. Аны янәшәдә торган башка укучылар коткара.
Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.