Site icon Ватаным Татарстан

Төрмәдә утыручыга телефон тапшырган өчен җаваплылык көчәйтелергә мөмкин

Моның өчен 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф кертү тәкъдим ителә.

Россия Министрлар Кабинеты иректән мәхрүм итү урыннарына мобиль телефоннар тапшырган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында тәъдимне хуплаган.
Төрмәдә утыручыга кесә телефонын беренче тапкыр тапшырган өчен 25 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф, ә инде законны кабат бозган өчен – 300 мең сумга кадәр штраф яки 2 елга иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн әйтүенчә, әлегә төрмәдә утыручыга телефон тапшырган өчен иң зур җәза 5 мең сум күләмендәге штраф белән чикләнә.


Exit mobile version