Site icon Ватаным Татарстан

Пригожин Артемовск шәһәрендә күпме Украина хәрбиенең юк ителүен әйткән

Украина кораллы көчләренең 50 меңгә якын хәрбие юк ителгән.

Россия хәрбиләре Артемовск (Бахмут) шәһәрендә сан ягыннан күпкә артыграк булган дошманга каршы көрәшеп, хәрби хәрәкәтләр барышында 50 меңгә якын Украина хәрбиен юк иткән. 70 меңләбе яраланган. “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы бизнесмен Евгений Пригожин шул хакта белдергән. Эшмәкәр белән әңгәмә аның телеграм-каналына урнаштырылган.
Пригожин әйтүенчә, Россия ягыннан һәлак булучылар саны – Украинаныкына караганда 3,2 тапкыр кимрәк. Яраланучылар саны – ике тапкыр диярлек азрак, дип басым ясап әйткән ул.
Артемовскида Россия хәрбиләре саны баштарак 50 мең булса, Украина кораллы көчләре ягында 82 мең кеше иде, дигән “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы.
Пригожин әйтүенчә, һөҗүмнең максаты Артемовскины алу түгел, ә дошманның иң яхшы көчләрен киметү булган. Россия солдатлары, боерыкны үтәп, юк ителергә тиешлеләрнең барысының да башына җиткән.


Exit mobile version