Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән

Биектау районының Солонка елгасында 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Бу хакта РТ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шаһит суга баткан яшүсмерне ярдан сигез метр ераклыкта табып алып чыгарган. Билгеле булганча, ике малай су коену тыелган урында өлкәннәрдән башка гына йөзгән булган.

Килгән табиблар яшүсмернең үлемне раслаганнар.


Exit mobile version