1949 елның 25 ноябрендә Татарстанның Кукмара районы Купка авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген, 1983 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.
1972 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире. 1990 елдан – җаваплы секретарь һәм баш мөхәррирнең беренче урынбасары. Бүген редакциядә эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Кешене хезмәт бизи» сериясендә 60ка якын китап-истәлекләре нәшер ителә.