1942 елның 11 гыйнварындаТатарстанның Кама Тамагы Кече Салтык авылында туа. 1963 елда Казан елга техникумын, 1970 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1963–1993 елларда – инженер-конструктор. 1993–2005 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында бүлек мөдире.
«Мин синең улың, Мәңгелек» (2015), «Көлүем – кояш, елмаюым – ай…» (2021), «Мәңгелек моңнар кайтавазы» (2021) китаплары авторы.