1959 елның 1 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1981 елдан – Балык Бистәсе районы Шомырбаш авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1983–1988 елларда – Чирмешән районының «Ленин юлы» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, Чирмешән районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе. 1988 – 2020 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире. 2020 елдан – Бөтендөнья Татар конгрессы каршында нәшер ителүче «Туган җир» журналы хезмәткәре.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Урындагы кешеләргә – урынсыз сораулар» (2015) китабы авторы.