Site icon Ватаным Татарстан

Абдуллин Мөнир Абдуллаҗан улы

1936 елның 4 июлендә Татарстанның Арча районы Урта Аты авылында туа. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1960–2005 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында  әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. 2020 елда вафат.

«Гомерләр үтә икән ул» (2000) китабы авторы.


Exit mobile version