Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен җәйге ял оештыралар

Җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак.

Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Ул әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. үз эченә ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеген сылтама аша кереп карап була.

Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән. Игътибар: исемлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 


Exit mobile version