Site icon Ватаным Татарстан

Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән

Татарстанның Түбән Кама районының Зәй елгасында ир-ат батып үлгән.

Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына фаҗига турында 20.55 сәгатьтә шалтыраталар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Эзләү эшләре нәтиҗәсендә водолазлар Түбән Чаллы авылы янында Зәй елгасы ярыннан 8 метр ераклыкта ир-атның мәетен табалар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат балык тотканда ярдан егылып төшкән.

 


Exit mobile version