Site icon Ватаным Татарстан

15 яшьлек малай мәктәпкә ут төртмәкче булган

Армавир шәһәрендә 15 яшьлек малайга террорчылык акты әзерләү буенча гаепләү белдерелгән. Үсмер, мәктәпкә ут төртү өчен, өендә ут чыгаргыч катнашма әзерләгән, шулай ук үз кулы белән корал әмәлләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр Федераль иминлек хезмәтенең Краснодар крае буенча идарәсе тапшырган материаллар буенча үсмергә карата җинаять эше кузгаткан. Аңа террорчылык актына әзерләнү буенча гаепләү белдерелгән.


Exit mobile version