Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ярдәм фонды советының яңа составын раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республиканың ярдәм фонды советы составын раслады. Бу хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Совет рәисе – беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин. Әлеге составка Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Шамил Агиев, фондның башкарма директоры Рөстәм Ибраһимов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасарының ярдәмчесе Алексей Кирпичников та керде.

Фонд 2017 елның май аенда республика территориясендә теркәлгән кредит яисә башка финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм итүне оештыру максатларында оештырылган иде


Exit mobile version