Site icon Ватаным Татарстан

Җырчы Алла Пугачева Мәскәүнең Кузьминское зиратында җирләнәчәк

Россия һәм СССРның танылган җырчысы Алла Пугачева үлем турында уйлана башлаган. Ул Мәскәүнең Кузьминское зиратыннан үзен җирләү өчен урын сатып алган.

holyfeednews.ru “Собеседник”мәгълүматларына таянып язганча, җырчы бакыйлык турында уйланып, әле күптән түгел генә Кузьминское зиратыннан җир кишәрлеге юнәткән. Биредә ул гаилә төрбәсе булдырырга ниятли.

Җырчы хәзерге вакытта Израильдә яши. Басма хәбәренә караганда, башка эстрада “йолдыз”лары – Александр Буйнов һәм Федор Шаляпин да Кузьминское зиратыннан кишәрлекләр сатып алган.


Exit mobile version