Site icon Ватаным Татарстан

Күпләр чүплеккә ташлаган әйбернең кан тамырлары өчен файдалы булуын аңлатканнар

Аннан төнәтмә ясарга яки чи килеш ашарга була.

Кызыл суган, шулай ук кабыгыннан ясалган төнәтмә кан тамырлары өчен бик файдалы. Диетолог Елена Соломатина “Москва 24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Суган кабыгы Р витаминына – кверцетинга бик бай. Ә аның төп үзенчәлекләреннән берсе – кан тамырларын ныгыту һәм ялкынсынуны бетерү.

Витамин тулаем алганда йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртып, кан тамырларын картаюдан саклый.
Кызыл суганның ялкынсынуны бетерү үзенчәлеге атеросклерозны (кан тамырларына ялкынсынудан зыян килә) булдырмый калуга ярдәм итә. Ә кверцетин кан тамырларының тулаем сәламәтлеген кайгырта


Exit mobile version