Site icon Ватаным Татарстан

Оборона министрлыгы Украинаның Кырымга бик күп пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итүе турында белдергән

Һава һөҗүменнән саклану көчләре 19 пилотсыз очкычны юк иткән.

Россия Оборона министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, Киев илебездәге күп кенә объектларга һөҗүм итәргә маташкан. Һава һөҗүменнән саклану көчләре Кара диңгез һәм Кырым өстендә – 19, шулай ук Белгород, Курск һәм Орел өлкәләрендә – берәр очкычны бәреп төшергән.

“20сеннән 21 сентябрьгә каршы төндә Киев режимының Россия Федерациясе территориясендәге объектларга самолет тибындагы пилотсыз очкычлар ярдәмендә террорчылык һөҗүме омтылышлары булдырылмыйча калды. Һава һөҗүменнән саклану көчләре Кара диңгез һәм Кырым өстендә – 19, шулай ук Белгород, Курск һәм Орел өлкәләрендә – берәр очкычны юк итте”. – дип билгеләп үтелгән ведомствода.


Exit mobile version