Site icon Ватаным Татарстан

Киләсе атна Татарстанда яңгыр һәм 26 градус җылы белән башланачак

Татарстанда киләсе атна 26 градуска кадәр җылы һава торышы, көчле җил һәм яңгыр белән башланачак. Бу хакта ТР гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.

Дүшәмбе, 25 сентябрь, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк, көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, көндез 15 м/с га кадәр көчле җил исәчәк.
Төнлә температура 6-11 градуска, көндез 21-26 градуска кадәр җитәр дип көтелә.

26 сентябрьдә төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, урыны белән 12 м/с га кадәр булачак. Төнге температура 8-13 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.

27 сентябрь, чәршәмбе көнне, явым-төшем юк. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, көндез 12 м/с га кадәр көчле. Төнлә 1-6 градуска кадәр суытачак, көнбатышта — 9 градуска кадәр. Көн дәвамында һава торышы 17-22 градуска җитәр дип көтелә.


Exit mobile version