Site icon Ватаным Татарстан

Хинкали пешерү ЫСУЛЫ

Гөлнара Габдуллина рецепты

 

Камыр өчен кирәк: 500 г он, 250 мл сап-салкын су, 1 чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен кирәк: 400 г сыер ите, 200 г су, 1 суган, 2–3 тырнак сарымсак, бераз кинза, паприка, «Хмели-сунели» тәмләткече, тәменчә тоз белән борыч.

Эш тәртибе:

Онга тоз, боздай салкын су салып, тыгыз итеп камыр басабыз. Аны чама белән 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз.  Аннары эчлекне ясыйбыз.

Фаршка тәмләткечләр, блендерда изелгән суган белән сарымсак, туралган кинза, су салабыз һәм яхшылап болгатабыз.

Аннары камырны җәеп, эчлекне салып, хинкалилар бөгәбез. Аларны тоз белән кайнатылган суга салып, 6–8 минут пешереп алабыз.

Тәмле булсын!


Exit mobile version