Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны билгеләп үтү турындагы указга кул куйган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны билгеләп үтү турында указны имзалаган.

Татарстан Рәисе Министрлар Кабинетына әлеге мөһим вакыйгага әзерләнү һәм үткәрү чаралары планын 1 декабрьгә кадәр эшләп расларга, республикада яшәүче ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту чараларын күрергә кушкан.

Моннан тыш республика хакимияте органнары 1941-1945 еллардагы хәлиткеч һөҗүмнәргә, башка вакыйгаларга багышланган чаралар әзерләү буенча чаралар күрергә тиеш.

Шулай ук сугышчылар каберлекләрен тәртипкә салу, сугыш елларында хәбәрсез югалганнарның җәсәдләрен табу һәм җирләү өчен муниципалитетларда җирле үзидарә органнарына ярдәм итәргә кирәк.


Exit mobile version