Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкы исеменнән Путинны туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында республика халкы исеменнән Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады.

Республика җитәкчесе дәүләт башлыгын Россия Герое — өлкән лейтенант Рәсим Баксиков котлаган видеоролик урнаштырды. «<…> Без — Ватанны саклаучылар — барыбыз да сезне таянычыбыз, Россиянең таянычы дип саныйбыз. Без илебезнең динамик үсешен күрәбез, адым арты адым ясап, ул көчле дөнья державасы статусын кайтара», — дип билгеләп үткән хәрби үзенең котлавында.

Баксиков Президентка «нык сәламәтлек, барлык планнарны тормышка ашырыр өчен көч» теләгән, шулай ук Ватан файдасы өчен бөек җиңүләргә ышаныч белдергән.

«Без сезгә ышанабыз һәм барлык карарларыгызны хуплыйбыз. Һәм белегез: без Сез куйган барлык бурычларны үтәгәндә төшенкелеккә бирелмәячәкбез. Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» — дип тәмамлаган үзенең котлавын Россия Герое.

«Безнең Герой Рәсим сүзләренә кушылабыз! Туган көнегез котлы булсын, Владимир Владимирович! Барлык Татарстан халкы исеменнән сезгә саулык-сәламәтлек телим! Илебез алга таба да үсеш юлында булсын! Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

/Татар-информ


Exit mobile version