Site icon Ватаным Татарстан

Бөекбританиядә Украинадагы низагның бетүен фаразладылар

Әгәр АКШ Украинага ярдәм итүдән туктаса, махсус операция кыш көне тәмамланачак, дип белдерде элеккеге Британия дипломаты һәм элеккеге MI6 хезмәткәре Алистер Крук.

«Әгәр финанслау булмаса, миңа калса, конфликтның хәзерге этабы бу кыш ахырына якынлашачак», — диде Крук.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, АКШ бурычлары үсә, Вашингтон мәңге ярдәм итә алмый, чөнки вәзгыять Америкада гына түгел, Европада да да кискенләшә ала. Ул Киевның «тере көч» тәмамлануын билгеләп үтте, ә һава шартлары аркасында Украина пехотасы шул ук стимул белән эшли алмаячак.


Exit mobile version