Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда махсус хәрби операциядә яраланучыларга протез бирүдә тоткарлыклар юк

Журналистлар белән очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков махсус хәрби операциядә яраланган егетләрне протез белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юклыгын белдерде.

Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, республикада бу юнәлештә актив эш алып барыла. Егетләргә мондый ярдәмне хәрби госпитальләрдә дә, гадәти дәвалау оешмаларында да күрсәтәләр.

– Бу мәсьәләнең актуаль булачагы билгеле иде. Ул юнәлештә эш алып барыла, тоткарлыклар юк. Протезлар белән тәэмин итү эше хәрби госпитальләрдә генә түгел, гадәти дәвалау оешмаларында да тиешле дәрәҗәдә оештырылган, – дип ачыклык кертте министр урынбасары.


Exit mobile version