Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Без Президентыбыз алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.

«Бүген монда Татарстан республикасын тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләрнең берсе. Без президентыбыз Владимир Путин алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез. Әлбәттә, федераль хакимияткә дә зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

«Бүген безнең белән булган һәркемгә ихластан рәхмәт. Татарстан, алга! Бары алга! Бик зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

https://vatantat.ru/wp-content/uploads/2023/12/whatsapp-video-2023-12-02-at-11.30.45.mp4

/Татар-информ


Exit mobile version