Site icon Ватаным Татарстан

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә җыеналар

Россия Саклану министрлыгында, махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылучыларның (призывникларның) сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Норматив актны әзерләү турында мәгълүмат федераль порталда урнаштырылган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Шул ук вакытта, биредә кайсы авыруларның күздә тотылуы төгәл әйтелмәгән. Проектның тулы тексты да әле басылып чыкмаган, ул 2024 елның декабрендә үз көченә керер дип фаразлана.

Саклану ведомствосы хәрби хезмәт вазифасын үтәү сәләтенә сизелерлек йогынты ясамый торган авырулары булган гражданнарга, «махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып», медицина тикшерүе үткәрүне оештыру тәртипләрен үзгәртергә тәкъдим итә.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге яңалык хәрби исәпкә куйганда, хәрби хезмәткә чакырганда, Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, шулай ук мобилизация һәм хәрби җыеннар вакытында кулланылачак.


Exit mobile version