Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә яңа автомобильләр сату 59 процентка арткан

Быел гыйнвардан ноябрьгә кадәр Россиядә яңа автомобильләр сату узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 59 процентка артып, 1,17 миллион берәмлеккә җиткән. Бу хакта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.

“2023 елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәрге чорда Россия территориясендә 1 174 575 яңа машина (3 елга кадәрге) сатылган. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 59 процентка күбрәк (739 521 берәмлек)”, – диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта ноябрьдә автомобильләр сату октябрь аендагыга караганда 3 процентка кимеп, 108,5 мең берәмлек тәшкил иткән.

Гомумән алганда, 11 айда җиңел машиналар сату 60 процентка артып, 938,6 мең берәмлеккә, коммерция машиналары – 36 процентка артып, 92,3 мең берәмлеккә, йөк машиналары – 82 процентка артып, 128,1 мең, автобуслар – 24 процентка артып, 15,6 мең берәмлеккә җиткән. Сатылган барлык автомобильләрнең 49,5 проценты – үзебездә җитештерелгән.


Exit mobile version